Спектакль «Каһәрле мөхәббәт»

27 апрель 19.00 сәг. көнне Борай татар халык театры Флорид Бүләковның «Каһәрле мөхәббәт» дигэн  мистик драмасын  куя. Режиссер – Башкортостанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәиф Мансуров.

“Каһәрле мөхәббәт”, Флорид Бүләковның катлаулы язмышларны эченэ алган, мистик драмасы. Төп героиня Роза – тормышның ачы жилләренә акыл-аңы белән каршы тора алмыйча, яшьлегендә, кичерә алмаслык гонаһ кылып, тапкан баласын балалар тудыру йортында калдырып китеп, ике дистә ел буена, үз жанын үзе яфалап, акылдан язу чигенә житкән хатын.

Ире Марс – мәрхүм әти-әнисенең зыйратын күреп, зыйрат кылырга дип кайтып, жимерелгән харәбәләре генә калган авылны күрептетрәнүдән акылыннан язган кеше.

Мөхәббәтнең сафлыгына, чынлыгына ышанган яшь кенә кызлары Азалия тирән трагизмны эченә алган вакыйгалар барышында аңы-акылы томалана башлап, истерика торышына барып житә.

Розаның яшьлек мөхәббәте Булат драмада барган вакыйгаларны үз мәнфәгатендә файдаланырга тырышса да, драмада барган вакыйгалар һәркенгә үз бәясен биреп, һәркемне үз урынына куя.

 

Колличество просмотров статьи: 45