Фольклорный праздник “Каз өмэсе- көзге байлык!”

Каз өмәсе татар – башкорт халкының иң яратып үткәрә торган бэйрэмнэренең берсе. Тукай авыл халкы бар гореф-гадәтне төгәл башкарып, дуслар, туганннар, авылдашлар ярдэме белэн бу эшне чын бәйрәм төсенә керетеп башкарды. Эш уен-көлке, жыр-моң белэн үрелеп барды. Гореф-гадэтлэребез дә онытылмый: авылда әби-бабасыннан, эти-энисеннэн эш тэртибен күреп үскән бала бу эшләрне бик төгәл һәм белеп башкара. Һәм бу шулай буыннан-буынга дэвам итә. Эш тэмамлануга өмэчелэрне хужаларның мул табыны көтте. Ике як та бер-берсенэ рэхмэтле: эш- бэйрэм бик матур үтэ.

Фэнилэ һәм Азат Гайсиннар хужалыгында бик матур үтте. Өмә үтеп, ике көннән соң авылның уңган апалары кабат бу йортка “Канат сызыру” йоласына жыелды. Канат йоннарының әһәмияте нидә икэнлеге , каз мендэрлэренең файдасы, гомүмэн, каз биргән нигъмэтлэр санап беткесез икәненә тагын бер инандык. Зөлфирә Нафыйкова мастер-класс күрсэтеп, май канатлары бәйләргә өйрәтте. Кайчандыр дәү энилэребез яратып кулланган бу май канатлары хэзер безнең кулланышта да булачак. Куллар эшләп торды, күңеллэрне күтәреп, жыр артыннан жыр, кызыклы хәтирэлэр, жор телле авылдашлар искә алынды. Кызлар өчен хужаның каз итеннэн токмачлы ашы, каз мае белэн майланган тэбикмэге өстәл түреннэн урын алды.
Эйе, халкыбызның гореф – гадэтлэрен, йолаларын онытмыйча, барыбыз да бербөтен булып, яшэүнең кадерен белеп, дус- татулыкта, иллэребездэ тынычлыклар урнашып, уйнап – көлеп, жырлап яшик.

Колличество просмотров статьи: 10