Фольклорный праздник “Чишмә буенда самавыр чәе”

Туган җир, туган туфрак, су һәм һава … Иң кыйммәтле чынбарлык. Алар булмаса без ничек гомер итәр идек? Беразга гына тукталып, бу турыда уйлап карау бик урынлы булыр.
Су- кешегә табигать тарафыннан бирелгән иң зур бүләк . Аннан башка тормыш юк. Су – яшәү чыганагы һәм дөньяның кыйммәтле байлыгы.Ә чишмә суына берни җитми! Алар бик күп бездә. Безнен төбәк чишмәләргә бай: “Тра-тау” чишмәсе, “Барыч” чишмәсе, “Кара тәкә”чишмәсе, “Кыям” чишмәсе, “Зәм-зәм” чишмәсе “Салкын” чишмәләр… Тагын әле ерганакларда тибеп яткан күпме чишмәләр бар! Һәр чишмәнең үз агышы, үз юлы, үз моңы, үз тарихы. Алар гасырлар буенча ничәмә – ничә буын кешеләргә яшәр өчен көч һәм сихәт биреп тора. Берсенең суы икенчесеннән тәмлерәк. Күңелең кайсын тели, шунысын эч дигән ахыры табигать. Кайда бар бездәге чишмәләр…
Чишмәләр чисталык, сафлык, пакълек билгесе. Киң күңелле, гадел кешене генә чишмә суының сафлыгына тиңлиләр. Читтә яшәгән һәр кеше үз ягының салкын чишмәләреннән су алып эчәргә хыяллана. Авырткан йөрәкләргә шифа, сагынган күңелләргә дәва булган чишмәләрне ничек изге дип санамыйсың инде.
Бүгенге очрашуны “Чишмә янында самавыр чэйе” дип атадык. Гап-гади көнне үз-үзебезгә бәйрәм ясап күнел ачтык. Чарабыз милли уеннар, жыр- бию, уен- көлке белән үрелеп барды.
Бүгенге чарабызда катнашкан һәм аны оештыруга зур өлеш керткән һәммәгезгә дә бик зур рәхмәт

Колличество просмотров статьи: 25