Фольклорные посиделки “Кич утыру”

Халкыбызның борынгыдан килгән “Кич утыру” йоласы бүгендә онытылмый.
Авылда мөлаем, ягымлы, гореф-гадәтләрне барлап, яшь буынга өйрәтеп
калдырырга омтылып яшәүче кешеләр гомер кичерә.
Халкыбызның борынгы йолалары, гореф-гадәтләрен саклап калу белән бергә
авыл җирлекләрендә тырыш, эшчән- уңган кешеләр яши. Кич утырулар,
күңелле итеп, җырлап, биеп, шулай ук бергәләп кул эшләрен башкарулар
һәрдаим үтеп тора.
Борынгы йола – җанда саклана
Гади авыл өе. Һәр җирдә чисталык, пөхтәлек хөкем сөрә, аннан нур бөркеп
тора һәм барысы да килешле итеп үз урынын тапкан.
Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары яшиячәк, ул киләчәк буыннаргада
тапшырылачак әле.

Колличество просмотров статьи: 39