Султан Габашига 130 яшь

 

         Татарның күренекле улларының берсе, композитор, фольклорист, музыкант, педагог, СССР композиторлар Союзы әгзасы, жәмагатьчелек эшмәкәре, Султан-Әхмәт Хәсән-Гата Габашев (Султан Габаши) 1891 елның 1 маенда Казан губерниясе Бәләкәй Сулабаш авылында дин һәм жәмагать эшлеклесе гаиләсендә доньяга килә.

Зур вакыйгалардан, туган халкына хезмәт итүдән, якты хыяллардан торган тормыш юлы Башкортостан Республикасы Борай районы Чалкак авылында өзөлә. Жыр һәм моңнан тукылган жаны шушы жирдә үзенә тынычлык таба. 1942 елның 8 январенда авыл халкы бөек шәхесне тыныч кына соңгы юлга озата.

         Султанның беренче укытучылары әлбиттә әткәсе һәм әнкәсе. Хәсән-Гата заманының алдынгы фикер йөртүчеләрнең берсе булгандыр. Улына Ходайдан килгән сәләте буенча белем биреү турында кайгырта. Беренче музыка дәресләрен өйдә үзе алып бара. Ә соңырак махсус укытучы яллый. Үсә төшкәч Габаши Уфа шәхәрендә “Гусмания”, “Галия” мәдрәсәләрендә, 1908, 1914 елларда реаль училещеда укый. 1915 ел Казан университетының юридик факультетына имтиханнар тотып укырга керә.

                Ул белем алган уку йортларының уку-укыту программасына күз байкау да Султан Габашинең үз чорында зур белем алган яшь кеше булганын раслый. “Гусмания”, “Галия” мәдрәсәләре заманының алдынгы уку йортларыннан санала. 1895 елгы уку реформасыннан соң ислам дине һәм философиясе белән бергә шәкертләргә алгебра, геометрия, физика, химия, тарих, география, табигать, педагогика, гәрәп, төрек теле, татар, рус теле грамматикасы өйрәтәлә. Муллалык указы белән бер рәттән укытучы хөнәре бирелә. Башкортостанда күренекле укытучылар Захир Утяшев, Зыя Камали, врач Барый Усманов, мәшхүр театр артисты Габдуләмин (Әмин) Зубаеров һәм тагы да дистәләгән шәхесләр “Гусмания” шәкертләре.

“Галия” мәдрәсәсендә Султан Габаши музыка дәресләрен Варшава консерваториясеннән күчеп килгән профессор В.Клименцтан ала. Әдәбият укытучысы Г.Ибрагимов житәкләгән “Милли көйләр” түгәрәгендә актив катнаша. Фольклор материаллар жыю белән шогелләнә.

         Реаль училище – гомум-урта белем биреү уку йорты булып чутлана. Һәм яшьләрне югары техник уку йортларына керү өчен әзерли. Закон божий, рус грамматикасы һәм әдәбияте, борыңгы славян теле, киңәйтелгән рәвештә математика, табигать, тарих, химия, физика, космография, немец, француз теле, черчение, сүрәтләмә дәресләреннән белем бирелә.

         1916 еллар чорында аның композиторлык тәжрибәсе башлана. Халык жырларын хор өчен эшкәртә, драма әсәрләрен музыкаль яктан бизәү белән шогыльләнә. 1917 елның 17 мартында  “Сәйәр» татар драма труппасы Г.Исхакыйның «Зөләйха” драмасын сәхнәләштерә. Бу татар театр сәхнәсендә беренче тапкыр махсус язылган көйләр белән бизәлгән драматик әсәр. Һәм аның авторы Султан Габаши. Композитор аны музыкаль тасвирлау дип атый. Жырлар Габашинең үзе житәкләгән оркестры белән бергә кушылып башкарыла. Казан тамашачысы өчен бу яңалык булып яңгырый. 1918 ел Ф.Бурнашның “Тахир һәм Зөхрә” драмасы халык тарафыннан зур кызыксыну белән кабул ителә. 1916-1928 еллар дәверендә татар драма театрында Султан Габаши тарафыннан 12 спектакль музыкаль яктан бизәлә. Ул спектакльләр өчен өр-яңа көйләр яза. “Кәккүк”, “Рокыя-гөлкәем”, “Вальс”, “Пикник”, “Татар кызы” шул чорның популяр жырларына әүрелә. Әхмәт Еркәй сүзләреә язылган “Кәккүк” жыры мәшхүр жырчыларыбыз Флүрә Сөләймәнова, Фәридә Кудашева, Әлфия Авзаловаларның репертуарында озак еллар саклана. Ижади эш белән бергә 1918-1922 елларда Казан пехота командирлары мөсөлман укытучылары курсларында (соңырак укытучылар техникумы) укыта. Көн-чыгыш консерваториясе филиалында музыка кагыйдәләре (элементарная теория музыки) һәм хорда жырлау (хоровое пение) дәресләре алып бара. Көн-чыгыш музыка техникумында 150 кешедән торган хор коллективы оештырып, аны ярайсы гына профессиональ югарылыкка күтәрүгә ирешә. Казан сәхнәләрендә оештырылган бер генә тамаша да Габаши хорыннан башка үткәрелми. Татар мәдәни доньясында хор эшмәкәрлеге яңалык булып үз урынын ала. Милләтнең зыялылары, татар-башкорт халык жырлары белән кызыксынучылар арасында Султан Габаши ижатында зурырак музыкаль жарнда эшләү барлыгын тоялар. Һәм ул шулай килеп чыга да. “Сания” операсын язучылардан берсе булган Башкортостан халык жырчысы Газиз Әлмөхәмәдов татар операсы хыялы белән женләнеп йөрүчеләрнең берсе булды”, – дип хәтерли Султан Габаши узенең “Татар сәхнәсендә музыка” дигән мәкаләсендә.

         1922 елның башында Газиз үзенең концертлары белән Казанга килә. Һәм опера язу хыялы белән Султан Габашига мөрәжәгать итә. “Ләкин мин 10-15 көйне рәткә тезеп кенә, опера эшләп булмаганын сөйләп, аларны оркестрга язып чыгарырга үземдә көч һәм белем булмаганын әйтеп анын сүзләрен кабул итмәдем”, – дип хәтерли Султан Габаши. Әммә, бер елдан соң аларның очрашып сөйләшеүләре уңай нәтижә бирә. Һәм үзләренә ярдәмче итеп шул вакытның шактый күренекле композиторы Василий Иванович Виноградовтан файдаланыу күз алдында тотыла. Шул рәвешчә “Сания” кисәкләргә бүленеп, башланмасы (увертюрасы) языла. “Виноградовны чакырып сөйләштек. Ул безгә шатланып булышлык күрсәтәчәген сөйләде. Без аңа черновой эшләп бирәбез, ул аннан клавер ясый. Ягни рояльга гармония яза. Өчәү тикшерәбез. Яраклы булса шул килеш кабул ителә. Ярамаса, яңадан үзгәртелеп, яраклы табылгач кына, оркестрга салырга рөхсәт бирелә. Виноградовка жырлардагы ноталарны үзгәртергә рөхсәт ителми. Бары тик өстәмә гармония кушарга, ике жыр араларын тоташтыра торган бәйләнешләрдә аңа үз музыкасын кушарга ирек бирелә” (С.Габаши). Яңа башлангыч Татарстан Республика житәкчелегенең игътибар үзәгендә булып, хуплау белән кабул ителә. Татарстан АССР-ының 5-еллыгын билдәләү чаралары программасына “Сания” операсының премьерасы тәгаенләнә. Академия үзәге белән житәкчелек иткән Г.Ибрагимов ижади төркемнең эшен игътибарда тота. “Апрель азакларында гыйльми үзәктән 75 сум, халык комиссарлары Советыннан 500 сум акча алып, күчермәле физгармон сатып алып Башкортостанга таба киттек”,- дип хәтерли Габаши үзенең статьяларында. “Аргаяш кантоны Сугыл авылы янындагы кымыз шифаханәсенә барып бер башкорт өендә 2 ай вакыт эчендә “Санияны” бетереп кайттык”. Шулай итеп татарның мәдәни доньясында беренче милли опера 1925 елның 25 июнь көнендә Татарстан автономиялы Республикасының 5-еллык юбилей тантанасында донья күрә. Аның авторлары татар егете Султан Габаши, башкорт улы Газиз Әлмөхәмәтов, рус композиторы Василий Иванович Виноградов. Төп роль булган “Сания” партиясын музыка техникумы укучысы 19 яшьлек Зөхрә Байрашева башкара (1970 елларда Уфа дәүләт сәнгать институты профессоры, жыр буенча педагог).

         Беренче уңышлардан соң ижади төркем таралып китми. Башкортостан АССР-ының 10-еллыгына арнап симфоник оркестр өчен “Тантана” маршы ижат ителә. Ә иң мөхиме яңа “Эшче” операсы өстендә эш башлана. Операның әдәби нигезе Мәжит Гафуриның “Эшче” поэмасыннан алына һәм либретто язу аңа йөкләтелә. 1927 елның ноябрь аенда Октябрь революциясенең 10-еллыгын билдәләү чаралары рамкасында “Эшче” операсының беренче өлеше, тамашачыга күрсәтелә. 1930 ел февралендә “Эшче” операсы Казан тамашачысына тәкъдим ителә һәм зур уңыш казана. Шушы эшләр белән бер рәттән С.Гәбәши татар-башкорт музыкасынннан корылган концерт программаларын төзеп Советлар Союзының милләтләр яшәгән барлык төбәкләрендә чыгыш ясауны оештыра.  Казан, Уфа, Мәскәү, Ленинград, Ташкент, Төмән, Свердловск, Чиләбе, Астрахан, Троицк, Кустанай, Аргаяш, Самарканд, Алма-Ата  һәм башка регионнарда. Габаши концерт жанрының яңа бер формасын – лекция-концерт жанрын барлыкка китерә. Концертларда шул чорның атаклы сәхнә осталары жәлеп ителә: А.Измайлова, Г.Әлмөхәмәтов, Р.Садыкова, А.Хисамов, Гизатуллин, Я.Шарафутдинов, Х.Шамсутдинов, А.Котой, М.Бөдайли, С.Айдаров, Х.Файзуллина, С.Сайдашев, Ю.Муко, И.Илядов, С.Садыкова, Ф.Гаскаров, Хамзин, Ф.Янбарисова, Н.Рахматуллина, Г.Сөләйманова, Ф.Туишев һәм башкалар. 1927 елда концерт программасы Мәскәү һәм Ленинград шәхәрләренә СССРның Верховный Советы делегатлары алдында чыгыш ясау өчен махсус рәвештә чакырылып алына. Элбиттә, Султан Габаши ижатын хуплаучылар белән беррәттән тәнкыйтчеләр дә житәрлек була. 30-нчы еллар азагында Кызыл Татарстан газетасында «Татар музыкасында габашилек” дигән тәнкыйть мәкаләләре күренә башлый. “Сания”, “Эшче” операларына да кизәнүчеләр табыла. Габаши ижатында милләтчелек, революцион тормышка каршылык барлыгы хакында төрле имеш-мимешләр тараталар. Һәм 1932 елда Габаши ижатташ дусты Гәзиз Әлмөхәмәтов артыннан  Уфага юл ала. Башкортостан гыйлми тикшеренеү институтында гыйлми сотрудник, сәнгать техникумында укытучы булып эшли. 1936 ел Башкортостан халык комиссарлары Советының сәнгать бүлегендә хезмәт итә. Композитор А.С.Ключеров белән берлектә Башкортостан буенча музыкаль-этнографик экспедициядә булып 50дән артык халык көйләрен жыеп, нотага сала һәм алар башкорт халык жырлары жыентыгына кертелә. 1933 елда Х.К.Ибрагимов, И.В.Салтыков белән берлектә башлангыч мәктәпләр өчен музыка программасы төзүдә катнаша. 1940 елны СССР композиторлар Союзына кабул ителә. Карасакалың кайда барсаң да артыңнан калмый дигән халык. Уфада яшәү дәверендә дә аның ижаты белән канәгать булмаучылар табыла. 1941 ел ул милләтчелектә гаепләнеп Борай районы Чалкак авылына жибәрелә. Чалкак урта мәктәбендә укытучы булып эшли. Шул чорларда милли уен коралына әйләнгән мандолинада уйнау хөнәренә авыл яшьләрен өйрәтә. Чалкак авылы үзэшмәкәрләрендә мандолинадада уйнау осталыгы бүген дә сакланып килә. Мәдәният йортында Султан–Әхмәт Хәсән-Гата Габаши рухына арнап “Истәлек” дигән халык уен кораллары ансамбле эшлёп килә. Район үзәге Борай авылында бик матур бер урам Султан Габаши исемен йөртә. Борайлылар бүген дә Султан-Әхмәт Хәсән-Гата Габашинең исемен милли моң итеп күңелләрендә саклыйлар.

 

Р.Н.Султанов, СССР мәдәният эше отличнигы, хезмәт ветераны

Колличество просмотров статьи: 40